2022 елга муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренең 70 процентын цифрлаштырырга җыеналар
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 2022 елга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең 70 процентын «цифрлыга» күчерергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безнең бурыч - 2024 елга Татарстанда барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне дә цифрлы итү. 2022 елга без цифрлы хезмәт күрсәтүне 70 процентка кадәр арттырырга планлаштырабыз», - дип сөйләде ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин. Аның сүзләренчә, бу юнәлештә эш министрлык өчен элеккечә өстенлекле булып кала бирә. Хәйруллин соңгы ун елда татарстанлылар куллана торган интернет-контент күләме 40 тапкырга артканлыгын әйтте. Соңгы өч елда ТР Дәүләт хезмәтләре порталын куллануның сизелерлек артуы теркәлгән. Әйтик, 2019 елда гына да 280 млн транзакция ясалган. 2020 һәм 2021 елларда 44 хезмәт «цифрлыга» күчереләчәк. Бүгенге көндә Цифрлы трансформация үзәге төбәкнең биш пилот территориясендә муниципаль хезмәтләрне цифрлау белән шөгыльләнә.