Казан — Яшел Үзән трассасында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан — Яшел Үзән трассасында «Газель» катнашындагы җитди юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Агентлыкка мәгълүм булганча, бүген кичке сәгать бишләрдә Яшел Үзән ягына бара торган юлда «Газель» катнашында куркыныч авария булган. Шунлыктан юлда зур автомобиль бөкесе барлыкка килгән.
Шаһитлар сүзләренә караганда, АЗС янында «ГАЗель» автомобиле бордюрга килеп бәрелгән. Шуннан машина борылып китеп, юл киртәсенә барып кергән. Машинада өч кеше кысылып калган, аларга ярдәмгә янәшәдәге кешеләр килгән.
Машинадагы 20 яшьлек шофер һәм тагын 17 яшьләрдәге ике пассажир кыз уртача авыр хәлдә Яшел Үзән хастаханәсенә китерелгән.