Табиб-терапевт эсседә салкын суга чуму инфарктка китерү ихтималы турында кисәтә
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җәйге эсседә салкын суга чуму инфарктка китерә ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова хәбәр итте. «Еш кына эсседә бик кызып, салкын душка ашыгалар, я салкын суга чумалар. Болай эшләргә ярамый. Бу көзән җыеруга, кан тамырлары кысылып, инфарктка да китерә ала. Әгәр эссе какса, тән температурасы күтәрелсә, кеше косса, хәле китсә, күләгәле урынга күчереп, аспирин, су бирергә, аннары хәлен күзәтеп торып, табиб чакыртырга кирәк», — диде Люция Фәйсханова. Табиб әйтүенчә, кызу кояш астында йөргәндә, эссе кагу ешрак була. Шулай да эссе һавада урамда, саунада яки теләсә нинди башка урында һава бөркү булса, хәтта күләгәдә дә эссе кагарга мөмкин.
«Кояш какканда, организмда су күләме кими. Төрле тромб өзлегүләре булырга мөмкин. Бигрәк тә, өлкән яшьтәгеләргә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга игътибарлы булырга кирәк. Организм сусызланса, кан куера һәм тромбоз барлыкка килү ихтималы туа. Бу исә инфаркт яки инсультка китерә ала. Мондый вакытта пациентны күләгәгә күчерергә, су, бер төймә аспирин бирергә кирәк. 12 яшькә кадәр балаларга аспирин бирергә ярамый», — диде белгеч.