Венгрия илчелеге россиялеләр өчен чикләр тиздән ачылачак дигән хәбәрне кире какты
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Венгрия илгә керүгә булган чикләүләрен саклый, 15 июльдә санитар шартларга кагыла торган кагыйдәләр генә үзгәрә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Венгрия хөкүмәте 2020 елның 15 июленнән Венгрия территориясенә керүдә санитар шартларга кагыла торган кагыйдәләрне генә үзгәртә. Керү буенча элек басылып чыккан барлык шартлар һәм чикләүләр үзгәрешсез кала», - диелгән дипломатик вәкиллекнең Facebook битендә. Вәкиллек тулырак аңлатма китерми, аңлатмалар якын арада биреләчәк, диелә. Илчелек элегрәк бастырган хәбәрдә Венгрия керү кагыйдәләрен үзгәртә, Россияне коронавирус таралу куркынычы зур булган илләр «сары» исемлегенә кертә, дип хәбәр иткән иде. Шуннан соң бу хәбәр бетерелде. РФ Вице-премьеры Татьяна Голикова элегрәк 15 июльдән халыкара очышларга чикләүләрне бетерү процессы башлануы турында хәбәр иткән иде.