Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.
Идарә мәгълүматларыннан күренгәнчә, 14 һәм 15 июльдә көндез республикада аномаль эссе һава торышы хакимлек итәчәк, термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +38 градуска кадәр күтәреләчәк.
Моннан тыш, дүшәмбе, 13 июльдә, Татарстанда кичке алтыдан сишәмбе киченә кадәр көчле, яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 23 метрга җитәргә мөмкин.