Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирү турында: Битараф булмаган кешеләр бик күп иде
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирүгә Татарстаннан читтә булган кешеләр дә битараф калмады. Мондый кызыксынуны гражданнарның үзгәрешләр белән танышырга һәм аларның асылына төшенергә вакыты күп булу белән аңлатырга була. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Барлык тәкъдимнәрне һәм төзәтмәләрне өйрәнү өчен вакыт күп булды. Бу күп кешеләргә: сайлаучыларга, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләр вәкилләренә, Татарстанның барлык гражданнарына төзәтмәләр белән танышырга мөмкинлек тудырды. Гомумән алганда, ил буенча һәм безнең республикада тавыш бирергә килүчеләр күрсәткече югары булу гаҗәпләндермәде. Битараф булмаган кешеләр бик күп иде», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Ел башында Конституциягә төзәтмәләр эшләү буенча эш төркеме оештырылды, аңа Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр керде. Меңләгән кызу дискуссияләр булуын искә төшерде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның нәтиҗәсе «кешеләр өчен» эшләнгән һәм гражданнарны социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү, мәдәният, тел мәсьәләләрен үз эченә алган төзәтмәләр булуын әйтте Дәүләт Советы Рәисе.