Татарстан Иҗтимагый палатасы: Күзәтүчеләр нәтиҗәле эшләүләрен исбатлады
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан сайлау участокларында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышында күзәтүчеләр үзләренең нәтиҗәле эш башкаруын раслаган. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Гомумроссия тавыш бирү республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Участокларда күзәтүчеләр вазгыятьне тулы күләмдә бәяләргә ярдәм итүчеләр булды. Алар тавыш бирүне үткәрүдә Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләренә булышлык күрсәтте. Күзәтүчеләргә Үзәк сайлау комиссиясендә дә рәхмәт белдерделәр», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.