«Казан» аэропортында 1 июльдән 2нче терминал эшли башлаячак
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында 1 июльдә 8.00 сәгатьтән башлап югары комфортлы терминал эшли башлаячак. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.
2нче терминалда пассажирларга бинаның ян ягыннан керү ягында урнашкан VIP-залда хезмәт күрсәтәчәкләр.
Контроль узганнан соң залга кергәндә пассажир диспетчерга хезмәт күрсәтү классын (бизнес-класс) хәбәр итәргә яки тиешле картаны, рейс номерын күрсәтергә тиеш булачак.
VIP-залга рейс очып киткәнгә кадәр 1 сәгать алдан килергә кирәк. Багажны теркәү һәм рәсмиләштерү очу вакытына 40 минут кала тәмамлана.