Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны истәлегенә мемориаль такта ачылды
(Аксубай, 24 июнь, «Татар-информ», « Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Бүген Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны, эчке хезмәт подполковнигы, Аксубай милициясенең элеккеге җитәкчесе Николай Гусев яшәгән йортта мемориаль такта ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мемориаль такта ачылу уңаеннан тантаналы митингта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, ветеранның туганнары, якыннары, район тарихына битараф булмаган гражданнар җыелды. Бәйрәм тантанасын район башлыгы Камил Гилманов ачты. «Николай Борисовичны мин шәхсән белә идем, — дип бүлеште ул. — Кеше, эчке эшләр хезмәткәре буларак. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң аның өчен икенче фронт башлана, чөнки районда җинаятьчелек югары дәрәҗәдә була. Ул криминал белән кыю көрәшә. Аның җиңел кулы белән коллективка чын профессионаллар килә. Бөек Ватан сугышы ветераны эчке хезмәт полковнигы Николай Гусев истәлегенә мемориаль такта ачу хокукы район башлыгы Камил Гилмановка һәм СССР ВС авиациясе майоры Шамил Сәхабетдиновка бирелде. Ак тукыма төшерелде һәм күз алдында Николай Гусевның йөзе төшерелгән мемориал пәйда булды. Тантанада катнашучылар мемориаль такта итәгенә чәчәкләр салды. Район халкы Николай Борисовичны бер минутлык тынлык белән искә алды.