Владимир Путин яңа президентлык срогына катнашу мөмкинлеген кире какмады
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт башлыгы Владимир Путин Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, яңа срокка президентлыкка сайланырга мөмкин булуын кире какмады. Бу хакта ул «Россия. Кремль. Путин» фильмы өчен «Россия-1» каналына биргән интервьюда әйтте.
«Мин үзем өчен бернәрсә дә хәл итмәдем. Әгәр Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, янә сайлану мөмкин булуын кире какмыйм», — диде дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук дәүләт хезмәткәрләрен үз эшләре белән шөгыльләнергә өндәде. Аңа алмаш эзләргә кирәк түгеллеген әйтте.
Төп законга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак. 25 июньнән Татарстанда беренчел тавыш бирү процедурасы узачак.