«Хозур ТВ» каналында «Сүз эчендә хикмәт бар» тапшыруы башлана
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телевидениесендә «Сүз эчендә хикмәт бар» тапшыруы эфирга чыга башлаячак. Татар сүзләренең килеп чыгышына (этимологиясенә) багышланган тапшыруларны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Сәлахова алып бара. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Тапшыруның идеясе — татар телен үстерү, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, милли мәсьәләләрне күтәрү. «Сүз эчендә хикмәт бар» тапшыруы июль аеннан эфирга чыга башлаячак. Әлеге тапшыру язучы-прозаик, тел һәм мәдәният тарихы белгече Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге» нә нигезләнеп эшләнә. Тапшыруда сүзләрнең килеп чыгу тарихы һәм төрле мәгънәләре буенча ачыклыклар кертеләчәк, аның тарихыннан төрле кызыклы вакыйгалар сөйләнәчәк. Сүзләрне телевизор караучылар үзләре өчен төрле яктан ача алачак. Гадәттә, бер тапшыруда 5-6 сүзнең тарихын яктырту күздә тотыла. Һәрбер чыгарылыш татар алфавитының билгеле бер хәрефенә багышланачак. Алып баручы тапшыруда сүзләрнең мәгънәсе хакында гына сөйләп калмый, һәрбер чыгарылыш ахырында шушы хәреф белән бәйле әдипнең биографиясе бәян ителә һәм аның бер-ике әсәре китерелә, аны укып карарга тәкъдим ителә. Мәсәлән, тапшыруларның берсендә Әмирхан Еникинең тормыш юлы белән таныштырырга һәм аның әсәрләре турында сөйләргә ниятлиләр.