Чаллыда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары хастаханәдә вафат булган
(Яр Чаллы, 16 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ЮХИДИның теркәү һәм имтихан бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Зарипов вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.
Үлем инфекция нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана, ләкин ахыргы диагнозы куелмаган.
Июльдә Айрат Зариповка 47 яшь тулган булыр иде.