Татарстанда Ванюшино күлен пычратуда катнашкан гаепле кешеләрне ачыклаганнар
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Экологлар Салмачи бистәсеннән ерак түгел урнашкан Ванюшино күлендәге чүплекләрнең оештыручыларын тапкан. Хокук бозучыларга тиздән күрсәтмә биреләчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров сөйләде.
«Ванюшино күленә бардык, су объектының яр буенда калдыклар булуын ачыкладык. Росреестр белән берлектә җир кишәрлекләренең алты хуҗасы билгеләнгәнен белдек. Калдыкларны ташлау факты буенча хокук бозулар бетерелсен өчен, милекчеләргә карата тәкъдимнәр җибәреләчәк», — диде ул.
Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, яр буенда җир кишәрлекләре бүлеп бирү факты буенча материаллар Казан шәһәр прокуратурасына җибәрелгән.