Элла Памфилова Конституциягә төзәтмәләр өчен 1 июльдә тавыш бирергә тәкъдим итте
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне 1 июльдә уздырырга тәкъдим итте. Ул бу турыда Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган эшлекле киңәшмәдә сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Әгәр дә Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Юрьевна Попова һәм белгечләр санитар-эпидемиологик вазгыятьнең яхшыру тенденцияләреннән чыгып, рөхсәт бирсәләр, минемчә, 1 июльне гомумроссия тавыш бирү көне итеп билгеләү яхшы булыр иде», — диде Элла Памфилова.
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде, әмма аны коронавирус пандемиясе аркасында күчерделәр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүче 8 меңнән артык кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә күзәтүче булырга теләгән.