Росгвардиячеләр Казанда асфальтка башы белән егылган балага ярдәм иткән
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда башы белән асфальтка егылган малайга росгвардиячеләр ярдәм иткән. Бу турыда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанның Яңа Савин районында урамда патруль вакытында ефрейтор Александр Хәлилов белән рядовойлар Эмиль Елкин, Иван Лукоянов тротуарда утырган малайга игътибар иткән.
Ачыкланганча, малай егылган һәм башы белән асфальтка бәрелгән. Хәрби хезмәткәрләр бала башыннан аккан канны туктаткан һәм башын бәйләп куйган. Аннары алар малайны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.