Күчмә зоопарк Әлмәткә тәвис кошлары бүләк итә
(Әлмәт, 28 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары»). Күчмә зоопарк Әлмәткә тәвис кошлары бүләк итә Бу хакта туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. Күптән түгел коронавирус белән бәйле вазгыять нәтиҗәсендә Әлмәттә тоткарланып калган зоопаркта бенгаль юлбарыслары тууын хәбәр иткән идек. Бүгенге туры эфирында исә район башлыгы зоопарктагы пуманың да әни булуын хәбәр итте. Әлмәтнең ветеринария хезмәте вәкилләре зоопарк белән элемтәдә тора, ярдәм күрсәтә. Зоопарк рәхмәт белдереп, шәһәргә ике тавис кошы бүләк итәргә булган.