Татар эстрадасы йолдызлары Буа кызына ярдәм итү өчен хәйрия концерты куя
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татар эстрадасының башкала йолдызлары Буада яшәүче Ясминәгә ярдәм итү өчен онлайн-концерт оештыра. Ике яшьлек кыз сирәк очрый торган генетик авыру - беренче типтагы арка мускуллар атрофиясеннән (Вердниг Гоффман авыруы) интегә. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баланың әнисе Диана республикада яшәүче битараф булмаган кешеләргә баласына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә.
Тамашачылар Ришат Фазлыйәхмәтовның Instagram-аккаунтында турыдан-туры эфирда узачак концертны карый һәм теләсә нинди күләмдә акча күчерә алачак.
Онлайн-чарада Ришат Фазлыйәхмәтов, Данир Сабиров, Рузилә Хәертдинова, Дилә Нигъмәтуллина, Лилия Хәйруллина һәм башка артистлар катнашачак.
Хәйрия концерты 28 майда, 19.00 сәгатьтә башлана.