Азнакай экологлары агачтан егылып төшкән ябалакны коткарган
(Азнакай, 28 май, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакай экологлары агачтан егылып төшкән ябалакны коткарган. Алар «Кызыл китап»ка кертелгән ябалак баласын анасына кайтарган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кошчык «Елмаю» 18нче балалар бакчасы территориясендә үсеп утырган агачтан егылып төшкән. Бу турыда балалар бакчасы хезмәткәрләре тиз арада Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларына хәбәр итәләр. Ябалакны ветеринар тикшергәннән соң, оя кырыена куйганнар. «Әлеге вакытта кошчыкка бернинди куркыныч та янамый. Аны балалар бакчасы хезмәткәрләре карап торача», — диде идарәнең баш белгече Эльза Вәлиева.