Казанда барлык җәмәгать транспорты 1 июньнән маршрутларга чыгачак
![Казанда барлык җәмәгать транспорты 1 июньнән маршрутларга чыгачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/faf5b2449b9448ca5efeb7268e19479ecf7e2558/store/fill/780/440/fc2ce963a90a7d669a0fb683343844365c411b8260959c9a734f73b6c3dc/KSF07876.jpg)
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казанда җәмәгать транспортының бөтен хәрәкәт составы 1 июньнән маршрутларда эшне яңартачак. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәмәгать транспортында пассажирлар ташу эш һәм ял көннәрендә расланган хәрәкәт графигы буенча башкарылачак. «Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, кертелгән чикләүләрне этаплап бетерүгә бәйле рәвештә, пассажирлар агымының артуы теркәлә», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә. 13 апрельдән кайбер система барлыкка китерүче предприятиеләрнең эшен торгызу пассажирлар агымы артуга тәэсир итте. Шуңа бәйле рәвештә маршрутларда хәрәкәттәге составны арттыра башладылар.