Азнакайда ТАССРның 100 еллыгын үзенчәлекле билгеләп үттеләр
(Азнакай, 28 май, «Татар-информ», « Маяк», Резедә Шәрипова). 27 майда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Коронавирус таралуга юл куймау максатларында азнакайлылар аны үзенчәлекле шартларда билгеләп уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге истәлекле датага багышлап мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә татар халык ашлары, милли бизәкләренә, республиканың күренекле урыннарына багышланган онлайн күргәзмәләр оештырылды. Бүген оешмалар интернет аша үзләренең котлауларын юллый.