Беренче бердәм дәүләт имтиханнары сынау рәвешендә 29 һәм 30 июньдә узачак
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Сынау бердәм дәүләт имтиханы 29 һәм 30 июньдә уза. Бердәм дәүләт имтиханының беренчесе 3 июльдә булачак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» телеканалы эфирында шул турыда әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Сынау имтиханнары бердәм дәүләт имтиханы расписаниесендә булачак. Алар норматив базада бердәм дәүләт имтиханы башлану буларак билгеләнә. Әдәбият, география һәм информатика буенча имтиханнар 3 июльдә узачак», — дип өстәде Кравцов.
Теләге булганнарга БДИның икенче дулкыны 3, 5, 7 һәм 8 августта уза.
Имтихан башлануны күчерү югары уку йортларында кабул итү кампаниясе вакытына йогынты ясамаячак, дип искәртте министр.
29 һәм 30 июньдә, Роспотребнадзор күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерү өчен, БДИ укучыларсыз узачак.