Казанда «КамАЗ» һәм ике җиңел машина бәрелешкән
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «КамАЗ» һәм ике җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәттә ир-атның күзе җәрәхәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
«КАМАЗ», 14 нче модель «Лада» һәм «Фиат» машиналары катнашындагы һәлакәт бүген сәгать унбердә Татарстан урамындагы 53нче йорт каршында булган.
«Һәлакәттә «Лада» машинасының 54 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аны күзе яраланган һәм гематомалы хәлдә хастаханәгә китергәннәр», — диделәр ЮХИДИдә.