Владимир Путин Россиядә югары технологияләрне үстерү ихтыяҗы булуын әйтте
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россиядә югары технологияләрне үстерергә кирәк, чөнки Россия цивилизациясенең киләчәге шуңа бәйле. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында интервьюда әйтте.
«Россия — ул ил генә түгел, ә чыннан да аерым цивилизация: ул күп сандагы гореф-гадәтләре, мәдәниятләре, диннәре булган күп милләтле ил», — диде дәүләт башлыгы.
Шуңа бәйле рәвештә Путин болай дип өстәде: «Әгәр без цивилизацияне саклап калырга телибез икән, без, әлбәттә, нәкъ менә югары технологияләргә һәм киләчәк үсешенә басым ясарга тиеш».