Казан янында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе үлгән
(Казан, 10 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан янында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Агентлыкка билгеле булганча, кичә кичке тугызынчы яртыда Казан – Оренбург трассасының сигезенче чакрымында, Боровое Матюшино янында юл һәлакәте булган.
Башлангыч фаразларга караганда, «ВАЗ» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Мерседес» белән кара-каршы бәрелешкән.
Әлеге аварияне күргән кешеләр әйтүенчә, «ВАЗ»ның 33 яшьлек йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан биргән.
«Мерседес» автомобилен идарә итүче яшь хатын һәм салондагы җиде яшьлек кыз зыян күрмәгән.