Тарихчы Айрат Фәйзрахманов балконнан онлайн экскурсия оештыра
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов иртәгә, 4 апрельдә, йортның 15 нче катында урнашкан балконнан онлайн экскурсия уздырырга ниятли. Бу турыда ул Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Әмәт тавы, Ногай даругасы, Калуга бистәсе, Газовая-Халева урамнары, Казанның бу җирләрдә 100 ел элек булган чикләре һәм шәһәрнең үсеше турында сөйләшеп алырбыз. Балконнан яхшы манзара, бу яклар бөтенесе дә күренә», — дип яза ул.
Экскурсиядә катнашучыларга zoom-да керү өчен сылтама: https://us04web.zoom.us/j/2940377640.
Бу сылтама буенча керүне хәзер үк тестлап була.
Онлайн экскурсия 15.00 сәгатьтә башлана.