Грозный һава аланы Чечнядә теркәлмәгән кешеләрне кертми башлады
COVID-19 пандемиясе шартларында Грозный һава аланы Чечняда теркәлгән кешеләрне генә кабул итәчәк. Чикләү чарасы 27 марттан гамәлгә керә. Төбәктә вирус йоткыруның өч очрагы турында әйтелә.