ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды «Нәзер» спектаклен бүләкләде
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры каршындагы актерлар төркеме чыгарган «Нәзер» спектакленә Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының махсус призы белән тапшырылды.
Спектакль «Тантана» театр премиясен тапшыру тантасы кысаларында бүләкләнде. Дипломны һәм махсус премияне фондның башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырды.
Нурия Хашимова артистларны һәм театр хезмәткәрләрен Халыкара театр көне белән котлады. Ул театрның тәрбия чыганагы булуын да искәртеп үтте. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Нәзер» спектаклен Тинчурин театры артистлары Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән чыгардылар.
Спектакльдә Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов һәм Рөстәм Гайзуллиннар катнашты. Режиссер – Зиннур Сөләйманов.
Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара. Лауреатлар лаеклы дипломнарын һәм махсус призларын үзләре кабул итеп ала алмыйлар – алар залга чакырылмаган. Ул аларга соңрак тапшырылачак.