Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм капланган
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтен күргән шаһитлар сөйләде.
Алар сүзләренчә, авария бүген көндез М7 «Идел» федераль трассасында булган. Зур йөк машинасын йөртүченең идарәне югалткан булуы ихтимал.
Юл-транспорт һәлакәтендә йөк машинасы җитди зыян күргән — аның кабинасы ватылган, ә кузовның бер өлеше өзелеп чыккан.
Йөк машинасына җитди зыян кигән. Бәхеткә, шофер авариядә имгәнмәгән.