Коронавирус аркасында Мәккәдә әл-Хәрам мәчетендә көн саен 450 кеше дезинфекция үткәрә
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Covid-19 коронавирустан саклану өчен һәр көнне Кәгъба урнашкан әл-Хәрам мәчетендә дезинфекция ясала. Бу гыйбадәт кылучыларны коронавирустан саклау өчен эшләнә. Хезмәткәрләр идәнне һәм башка өслекләрне юалар, келәмнәрне зарарсызландыралар. Чисталык саклаучы кешеләр санын күптән түгел 330дан 450гә кадәр арттырганнар. Бу хакта Saudi Gazette хәбәр итә.
«Команда махсус өйрәтелгән һәм өч сменада эшли, алар тәүлек әйләнәсе дезинфекция ясый», – диелгән басма хәбәрендә.
Чистарту һәм дезинфекция процессы дин тотучыларның һәм мәчеткә килүчеләрнең иминлеген тәэмин итә, шулай итеп мөселман гыйбадәтханәсенең идәнендә һәм башка өслекләрендә калган барлык вируслар һәм микроблар юк ителә.
Моннан тыш, коронавирус таралуны кисәтү өчен, мәчеттә виртуаль дисплейлар куллануны чикләү турында карар кабул ителде. Тачскрин функциясенә ия булган интерактив панельләрдән мәгълүматны онлайн-мәйданчыкка күчерәчәкләр һәм статик экраннарда күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә Arab News.
Узган атнада Согуд Гарәбстаны хакимияте берничә көнгә санитар эшкәртү өчен Кәгъбага керүне япты. Бушаган изге урынның фотосурәтләре челтәрдә таралды.