Кукмара районыннан ике буын гаилә «алтын» һәм «көмеш» туйларын билгеләп үтте
(Кукмара, 12 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Районның Никахлашу сараенда «алтын» юбиляр Екатерина һәм Михаил Макаровлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Ә аларның уллары Виктор Макаров хатыны Лидия белән «көмеш» туйларын билгеләп үтә. Бу хакта Кукмара районы ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр.
Юбилярлар балдаклар алмашты, шуның белән алар яшьлекләренә кайтып килгәндәй булдылар. Аннан соң юбилей актларына имза куйдылар.
Лидия һәм Виктор Макаровларның өч уллары бар. Виктор Михайлович «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә зоотехник, ә Лидия Исхаковна Иске Юмья авылында китапханәче булып хезмәт куя.
Екатерина һәм Михаил Макаровлар 50 ел бергә гомер итәләр. Ир белән хатынның хезмәт стажы бер гасырга якын. Екатерина Петровна фельдшер, ә Михаил Алексеевич гомере буе хуҗалыкта эшләгән. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта оныкларын тәрбияләргә булышалар.