Хөснуллин Мәскәү — Казан тизйөрешле магистрален төзүне кичектерү карарын аңлатты
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Мәскәү — Казан югары тизлекле тимер юл магистрален төзелеше, проектның бәясе кыйммәт булу сәбәпле, кичектерелде. Моннан тыш, бу юнәлештә пассажирлар агымын тикшерергә кирәк, диде РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Югары тизлекле тимер юл магистралендә поездлар 200 — 400 км/сәг тизлек белән йөри алачак. Россиядә хәзер мондый юллар юк. Мәскәү белән Казан арасында магистральнең сынау проектының бәясе якынча 1,7 трлн сум тәшкил итә.
«Әлегә бу мәсьәләне кичектерделәр, чөнки кыйммәт һәм әлегә пассажирлар агымы расланмаган», — диде вице-премьер.
Хәзерге вакытта Мәскәү — Казан автоюлы төзелә. «Юл, һичшиксез, булачак. Хәзер шәһәр төзелеше, проект документларын эшлиләр», — диде Марат Хөснуллин.