Арчада гараж белән мунча янган
(Арча, 9 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Кичә 15.00-16.00 сәгатьләрдә Арчаның шәрык өлешендә Островский урамында янгын булган. Гаражы белән мунчасы янган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мунчадан чыккан. Йортны саклап калганнар.
Янгын сүндерүчеләргә су алырга гидрантларның булмавы ачыкланган.