Казанда 2019 елда яман шеш авыруы артса да, онкологиядән үлем кимегән
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда 2019 елда яман шеш авыруы артса да, онкологиядән үлем кимегән. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
«Яман шеш белән авыручылар биш ел эчендә 13 процентка арткан. Бу авыруларны ачыклау яхшыруы һәм кешенең гомер озынлыгы арту белән бәйле, ләкин үлем 6,7 процентка кимүен күрәбез. Авыру күрсәткечләре арта барып та, үлем кимүе онкология хезмәтенең нәтиҗәлелеген күрсәтә», — диде ведомство җитәкчесе.
Шулай да, Владимир Жаворонков әйтүенчә, Казанда үлем күрсәткече Татарстан буенча уртача күрсәткечтән югарырак. «Эшне яхшыртырга җирлек бар», — диде ул.
Аның сүзләренчә, яман шеш ачыклангач, бер ел эчендә үлеп китү 16 процентка кимегән. Ракның тирәнгә китеп, соңга калган очраклары 7 процентка азрак.
Владимир Жаворонков Казанда инфаркттан үлем ике тапкыр, инсульттан үлем 24 процентка кимегәнен әйтте.