Казан сырхауханәләре автопаркында 119 машина алмаштыруга мохтаҗ
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан сырхауханәләре автопаркында 119 машина алмаштыруга мохтаҗ. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтте.
«Медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносында норматив буенча 204 машина булырга тиеш. Бүген 177 автомобиль бар, 119ы алмаштыруга мохтаҗ. Транспортның искерү дәрәҗәсе 93 процент», — диде ул.
Утырышта Казанда ашыгыч ярдәм бригадаларын арттыру кирәклеге дә әйтелде.