Ләйлә Фазлыева: Мобиль поликлиникалар эше турында уңай фикерләр алабыз
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның муниципаль районнарына килә торган мобиль поликлиникаларның эшчәнлеге уңай бәяләмә ала. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Вице-премьеры Бөек Ватан сугышы ветераннары да кергән өлкән буынга, шул исәптән «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты буенча да ярдәм күрсәтелүен әйтте. Аерым алганда, «Мобиль поликлиника» проекты авыл халкын диспансерлаштыруны уздыру өчен гамәлгә ашырыла.
«Өлкән яшьтәге кешеләрдә авыруларны дәвалау һәм профилактикалау буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара дагностика үзәге, онкодиспансер һәм башка медицина оешмаларыннан белгечләр килә», – диде ТР Премьер-министры урынбасары.
Моннан тыш, Фазлыева республикада гериатрик кабинетлар булдырылуын искәртте. 181 койкага 47 кабинет ачылган инде. «10 меңгә якын гериатр кабул итүе теркәлгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарының да яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган ярдәм 1530 гражданга күрсәтелде», - дип искәртте ул.
Татарстанда дәүләт гарантияләре программасы буенча өйдә һәм амбулатор-сырхауханә шартларында 19 мең 647, стационарда 15 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны дәвалану алган.
1 мартка Казан һәм Чаллы сугыш ветераннары госпитальләрендә 917 Бөек Ватан сугышы ветеранына стационар дәвалану күрсәтелде. Медицина күрсәткечләре буенча республиканың дәвалау оешмаларында югары технологияле медицина ярдәмен 41 ветеран алды.