Татарстан продукцияне тышкы базарларга чыгаруга компенсация арттыруны сорый
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан предприятиеләр өчен продукцияне транспортлауга 100 процентлы компенсациягә ирешәчәк. Хәзер ул 80 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.
«Безнең 19 предприятие программада катнаша инде. Аларга 1,3 млрд сум чыгым компенсацияләнәчәк. Әмма якындагы портка кадәр һәм чикләргә кадәр 2 мең км. 1,3 млрд - республиканың чимал булмаган энергетика экспорты күләменең 0,5 проценты дигән сүз. Бу бик аз. Кайвакыт бу акчалар белән дә кыенлыклар килеп чыга», - диде министр.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты эшкәртү сәнәгате продукциясен, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен экспортлау өлешенә 20 процентка кадәр ирешүгә, шулай ук 2024 елга чимал булмаган энергетика товарларын экспортлауны 85 процентка, 250 млрд долларга кадәр үсешенә юнәлдерелгән.