Казанда үлем күрсәткече биш процентка кимегән
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2018 ел белән чагыштырганда, Казанда үлем күрсәткече 5 процентка кимегән. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Үлем күрсәткече, алдагы елга караганда, 5 процентка кимеп, 1 мең кешегә 9,7 промилле тәшкил итә. Миллион кешеле шәһәрләр арасында Казан аеруча түбән күрсәткечкә ия», — диде Владимир Жаворонков.
Былтыр башкалада 15790 бала дөньяга килгән, 2018 елга караганда, 1837 балага кимрәк. Казанда туу күрсәткече 1 мең кешегә 12,6 кеше тәшкил итә.
Туу күрсәткече кимесә дә, халыкның табигый үсеше саклана. 2018 ел белән чагыштырганда, 25 процентка кимеп, 2,9 промилледан гыйбарәт.