Кытайның Казандагы генераль консулы: Кытай эпидемиядән соң бик тиз сафка басачак
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Коронавирус инфекциясенең бөтен михнәтен кичергәннән соң Кытайның куәте тагын да артачак һәм ил түбән тәгәрәгән икътисади күрсәткечләрне тиз арада элекке хәленә кайтарачак. Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы У Инцинь «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Эпидемиядән соң Кытайда куллану ихтыяҗы һәм икътисади импульсның кимүе нәтиҗәсендә кирәгеннән артык җыелган товарлар тиз арада сатылып бетәчәк, ә илнең социаль-икътисади үсеше тагын да сәламәтрәк һәм тотрыклырак булачак», - дип искәртте У Инцинь.
Хәзерге вакытта Кытайда коронавирустан үлүчеләр саны 4 процентка якын тәшкил итә.