2019 елда Татарстан белән Сербия арасында товар әйләнеше ике тапкыр арткан
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Сербия арасында товар әйләнеше ике тапкыр артып, 100 миллион долларга җиткән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сербиянең беренче вице-премьеры һәм тышкы эшләр министры Ивица Дачич белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов ике ил җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«Без үзебезнең тарафтан эшлекле даирәләр арасында элемтәләрне үстерү һәм Россия белән Сербия арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәргә әзер», - дип искәртте Президент.
Ул шулай ук Сербия җитәкчелегенең эзлекле сәясәт алып баруын һәм Россиягә каршы санкцияләрне хупламавын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов 100 миллион доллар күләмендәге товар әйләнешенең әле чик булмавына, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина һәм автомобиль төзелеше, энергетика, агросәнәгать комплексы һ.б. тармакларда элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал барлыгына ышаныч белдерде.