Казанда диспансеризация үткәрү буенча алдынгы һәм артта калган оешмалар билгеле
(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда диспансеризация үткәрү буенча алдынгы һәм артта калган оешмалар билгеле. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
2019 елда диспансеризация планын чагыштырмача начар үтәүче сырхауханәләр – Казанның 20 нче сырхауханәсе (78 процент), “РЖД- Медицина” клиник хастаханәсе (39 процент). Владимир Жаворонков шушы оешмалар җитәкчеләренең бу мәсьәләгә игътибарын юнәлтте.
Диспансеризация планын үтәүдә лидерлар – 7 нче шәһәр сырхауханәсе, 11 нче шәһәр хастаханәсе, Авиатөзелеш районының Консультатив-диагностика үзәге.
“Диспансеризациядә тикшерелгәннәр арасында 126 меңнән артык авыру ачыкланган. Диспансеризация барышында 1 мең тикшерелгән кешегә авыруларны ачыклау рейтингында алдынгылар һәм аутсайдерлар билгеле”, - диде идарә җитәкчесе.
Медицина диагностика үзәге сырхауханәсендә бер очрак та ачыкланмаган. 18 нче, 7 нче, 16 нчы шәһәр хастаханәләрендә, Аракчино консультатив-диагностика үзәгендә, 2 нче клиник хастаханәсендә, Медицина университеты клиникасында, 21 нче сырхауханәдә, РЖД сырхауханәсендә, 11 нче шәһәр хастаханәсендә, КФУ Медсанчастенда, 10 нчы шәһәр сырхауханәсендә 1 мең кешегә ачыкланган авырулар аз күләмдә.
Сугыш ветераннары госпиталендә, 8 нче шәһәр сырхауханәсе, Авиатөзелеш районы диагностика үзәге, Спасение оешмасында авыруларны ачыклау күрсәткечее югары.