Казанда табиблар белән тәэмин ителеш югары һәм түбән булган хастаханәләр билгеле
(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда табиблар белән тәэмин ителеш югары һәм түбән булган хастаханәләр билгеле. Аларны бүген коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков атады.
“2019 елда Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә табиблар белән тәэминат 82,3, урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш 83 процент дәрәҗәсендә”, - диде ул.
“Яшел” зонада, ягъни алдынгылар рәтендә – 10 нчы шәһәр сырхауханәсе, 9 нчы балалар сырхауханәсе, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе. Аларда табиблар саны 90 проценттан артык.
“Сары” зонада табиблар белән тәэминат 80 проценттан югары булган оешмалар. 10, 7 нче балалар сырхауханәләре, 21, 7, 20, 18 нче шәһәр сырхауханәләре – шулар исәбендә.
“Кызыл” зонада Медицина университеты клиникасы, 7 нче балалар хастаханәсе, 2 нче клиник хастаханә, 1 нче шәһәр хастаханәсе, 11 нче балалар сырхауханәсе, 2 нче балалар сырхауханәсе.
Тармакта кадрларның яшәрә баруы күзәтелә. 2019 елда пенсия яшендәге табиблар дүрт процентка, ике ел эчендә ун процентка кимегән. Былтыр медицина оешмаларына 172 яшь белгеч килгән.