Зәйдә атказанган спорт мастеры истәлегенә чаңгы ярышлары җиңүчеләре ачыкланды
(Зәй, 5 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). 4 мартта «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Бекасов истәлегенә ачык республика беренчелегенең III тур ярышлары үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ярышларны тантаналы төстә ачуда ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, чаңгы буенча республика җыелма командасы баш тренеры Эдуард Галиев катнашып, спортчыларга уңышлар теләделәр.
Ирекле стильдә — 10, 15 километр, эстафета ярышларында хатын-кызлар — 5, ир-атлар 10 километр арада ярышты. Нәтиҗәдә Зәйдән Антон Тимашов I урын, Полина Лобастова II урын, Анастасия Утяганова III урынны яуладылар.