Азнакайга Франциядән студентлар практикага килде
(Казан, 5 март, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм үзара хезмәттәшлек кысаларында Азнакайга Франциянең Шомон һәм Труа шәһәрләреннән Югары әзерлек мәктәбе студентлары килде.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Алар 4 марттан 12 мартка кадәр балалар бакчаларында, мәктәпләрдә практика узачак.
Чит ил студентларын семинарлар, ачык дәресләр, мастер-класслар, иҗади очрашулар, мәдәни чаралар көтә.