Татарстанның экс-прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу 24 февральдә булачак
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу 24 февральдә булачак. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифасын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
Хушлашу мәрасиме иртәгә 10:00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә булачак.
Алдарак «Татар-информ» бүген юстиция дәүләт киңәшчесе, Татарстанның экс-прокуроры Кафил Әмировның 71 нче яшендә вафат булуын язган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың элекке прокуроры вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.