Казанда ипподром каршындагы транспорт һәлакәтеннән соң ике кеше хастаханәгә эләккән
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ипподром каршындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң ике кеше хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Авария бүген көндез Камалиев проспектында булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «КИА» машинасының 49 яшьлек шоферы борылыш вакытында «Фольксвагенга» юл бирмәгән һәм ул автомобильне бәрдереп киткән.
«Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», - диделәр ЮХИДИдә.