Татарстанда пленка һәм пакетлар җитештерү заводын ачарга планлаштыралар
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Атлантис-Пак» компаниясе заводын ачу планлаштырыла. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм предприятиенең генераль директоры Игорь Переплетчиков тиешле килешүгә кул куйды. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Килешү «Атлантис» куәтләрен киңәйтү мөмкинлекләре буенча алга таба да уртак эшне күздә тота, ул үз өлкәсендә бүген Россиядә генә түгел, ә дөньяда иң зуры», – диделәр Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында.
«Атлантис-Пак» - Россия компаниясе, Россия базарында ит продуктлары һәм сырлары өчен упаковкалар җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе.