Баулы укучысы «Җәлил укулары» халыкара бәйгесендә җиңгән
(Баулы, 19 февраль, «Татар-информ», «Баулы-информ»). Баулы укучысы Никита Изюмов «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесендә беренче урынга лаек булган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе Инстаграмында хәбәр ителә.
Ул «Җәлил әсәре рус телендә» номинациясендә җиңгән.
Бәйгенең финалы Казанда узган.