Әлмәт районында җиңел машина «КАМАЗ» астына кергән, һәлак булучылар бар
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт районында җиңел машина ком төягән «КАМАЗ» астына кергән, һәлак булучылар бар. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар сүзләренчә, авария иртән Ямаш авылы янында булган. Тагылма арбалы йөк машинасы белән «Лада Ларгус» автомобиле бәрелешкән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машинадагы бер кешенең гомере өзелгән.
Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат ачыклана.