Мөхәммәтшин Мәскәүдә утырышта наркобизнес өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин наркотиклар җитештерү һәм тарату өлкәсендәге җинаятьләр өчен җәзаны катгыйландырырга, шулай ук судларга бу өлкәдә аеруча авыр җинаятьләр өчен җәза билгеләгәндә җаваплылыкны йомшартучы шартларны исәпкә алмаска тәкъдим итте. Ул үз фикерен Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем утырышында белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дәүләт Советы Рәисе әлеге тәкъдим Россиядә наркотикларның законсыз әйләнеше артуга бәйле рәвештә туды, дип саный. Эшче төркем әгъзалары Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимен хуплады», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Илнең төп законына төзәтмәләр буенча фикер алышу «федераль закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары» тематик төркеме утырышы кысаларында алып барылды.
Конституция закон проектына төзәтмәләрне эшләү вакыты 2 мартка кадәр озайтылды. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кертелгән төзәтмәләр, шулай ук гражданнарның башка тәкъдимнәре буенча фикер алышу дәвам итә.