Миңнеханов һәм академик Акчурин Татарстанда кардиохирургия үсеше турында сөйләште
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РМФА Россия кардиология фәнни-җитештерү үзәгенең А. Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов һәм Акчурин Татарстанда кардиохирургия һәм медицина өлкәсендә фәнни база үсеше, шулай ук сәламәтлек саклауның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашуда шулай ук республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Альмир Абашев катнашты.